Бүген кич Татарстанда томан төшәчәк

Синоптиклар һава шартлары начарлануы турында кисәтте.

(Казан, 4 марта, «Татар-информ»). Бүген кич һәм иртәгә төнлә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу атна уртасында Татарстанда һава шартлары начарланачак.