news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атнада Татарстанда 30 градуска кадәр салкын көтелә

Арктик һава республикага бик салкын һава алып килә.

Киләсе атнада Татарстанда 30 градуска кадәр салкын көтелә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Киләсе атна башында Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренгәнчә, иртәгә, 5 февральдә, республика территориясендә көньяк-көнбатыштан килгән актив циклон йогынтысында бик җылы һәм дымлы һава торышы урнашачак. Тәүлек эчендә Казанга айлык явым-төшем нормасының өчтән бер өлеше төшәчәк, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Төнлә бераз кар явачак, шулай ук томан һәм бозлавык булырга мөмкин. Көндез юеш кар яңгырга күчәчәк. Шулай ук көчле җил көтелә, юлларда - көчле бозлавык. Һава температурасы төнлә -4тән +1 градуска кадәр, көндез 0дән +3 градуска кадәр була.

«Җылыту һәм катнаш явым-төшем бина түбәләреннән һәм башка авыш өслекләрдән кар төшүгә китерергә мөмкин», - дип кисәтә синоптиклар.

6 февральдә, шимбә көнне, республикага салкын Арктика һавасы килә башлаячак, бу хакта элегрәк КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев кисәткән иде.

Кар явачак, урыны белән буран һәм секундына 16 метрга кадәр көчле җил көтелә. Һава температурасы 9дан 14 градуска кадәр салкын була, төнлә һәм иртән аязганда кайбер урыннарда -16, -21 градуска кадәр җитә.

Якшәмбе, 7 февральдә, температура фонының кимүе дәвам итәчәк. Төнлә -20.. - 25, көндез -17..  -22 градуска кадәр көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100