Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бер тәүлектә айлык норманың өчтән бере күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк
КФУ профессоры көчле бураннан соң кисәк суытачагы хакында кисәтте.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы җомгада Казанда көчле буран көтелә, инде 4 февральдән 5сенә каршы төндә үк кар ява башлаячак.
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Бер тәүлектә 11 миллиметр тирәсе явым-төшем күзәтеләчәк, бу бик күп. „Казань-Опорная“ метеостанциясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, февраль аенда шәһәрдә норма буенча явым-төшем күләме 28 миллиметр тәшкил итә. Шулай булгач, бер тәүлектә айлык норманың өчтән бере күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк дигән сүз», - дип ачыклык кертте метеоролог.
5 февральдә Татарстан башкаласында карлы яңгыр явачак. Норма буенча 10 февральгә кадәр шәһәрдә тәүлеклек уртача температура -12, -13 градус тәшкил итә. Хәзер исә ул чынлыкта нормадан 10 градуска югарырак. Шәһәрдә аномаль җылы һава торышы ике көн (4, 5 февраль) генә сакланачак, шуннан соң кисәк суыта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз