Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында төлкеләргә ау башланды
Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Чирмешән районы территориясендә төлкеләрнең баш санын тәртиптә тоту өчен махсус рөхсәт биргән.
(Чирмешән, 4 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Евгений Ромин). Чирмешән районында төлкеләргә ау башланды. Төлкеләр шәхси хуҗалыкларга кереп зыян салу сәбәпле, бу теманы авылларда узган халык җыеннарында да кузгатканнар.
Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Чирмешән районы территориясендә төлкеләрнең баш санын тәртиптә тоту өчен махсус рөхсәт биргән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«31 декабрьгә кадәр бирелгән рөхсәт нигезендә, гыйнвар аенда төлкеләргә ау башланды. Әлегә Күтәмә һәм Ивашкино авыл җирлекләрендә — 17, Иске Үтәмештә — 6, Чирмешәндә дүрт төлке атылды. Әлеге максатларга район җитәкчесе акча да бүлеп бирде», — ди Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге начальнигы Фәрит Мәгъсүмов.
Шунысын әйтергә кирәк, төлкеләрне ату торак пунктлар кырыенда, авыллардан 200 метр ераклыкта гына, рөхсәт ителә. Әлеге эш ел азагына кадәр дәвам иттереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз