news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан, кар һәм юлларда бозлавык көтелә

5 гыйнварда республикада болытлы һава торышы саклана.

Татарстанда томан, кар һәм юлларда бозлавык көтелә
Владимир Васильев

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә кар явуы көтелә, вакыты белән җепшек кар булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә, һава температурасы -3тән алып -8 градуска кадәр була. Көндез -1дән алып -6 градуска кадәр салкын фаразлана. Юлларда бозлавык күзәтелә.

Элегрәк Россия Гидрометеорология идарәсе фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд якындагы берничә көндә илнең Европа өлешендә йомшак, әмма кышкы һава торышы көтелә, дип сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100