news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык турында кисәтте

Төнлә көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк.

Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык турында кисәтте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 гыйнварда, Татарстан һәм Казан юлларында көчле бозлавык булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Моннан тыш, республика районнарында төнлә көньяк-көнбатыштан секундына 15 метрга кадәр тизлектә җил исәчәк. Көндез юлларда бозлавык булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot