news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә

Республикада чагыштырмача җылы һава саклана

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына карганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава була. Күпчелек районнарда төнлә юеш кар һәм яңгыр явачак, көндез урыны белән бераз явым-төшем көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән - томан. Төньяк-көнчыгыштан салмак җил, юлларда – бозлавык.
Республика буенча төнлә һәм көндез 2 градус салкыннан алып 3 градуска кадәр җылы булачак.

Казанда шулай ук болытлы һава, явым-төшем булуы ихтимал. Температура - 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы.

25 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Температура 6 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100