news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары атна азагында көчле җил һәм яңгыр вәгъдә итә

Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары акрынлап 4 градустан югарырак күтәрелүдән туктаячак.

Татарстан синоптиклары атна азагында көчле җил һәм яңгыр вәгъдә итә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Бу атна ахырында Татарстанда яңгыр, кар һәм көчле җил көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

3 ноябрьдән 5 ноябрьгә кадәр республика «югары атмосфера басымы йогынтысында» торуын дәвам итәчәк. Димәк, шактый явым-төшем булырга мөмкин. Җил еш кына юнәлешен үзгәртәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Көндез һава температурасы 3-9 градус җылы була. 4 ноябрьгә каршы төндә +1дән алып -5 градуска кадәр, 5 ноябрьгә каршы төндә +4тән алып -1 градуска кадәр фаразлана.

Әмма җомгадан якшәмбегә кадәр, 6-8 ноябрьдә, антициклонга алмашка актив циклоннар киләчәк. Аның тәэсирендә һава торышы үзгәрүе көтелә. Атмосфера фронтлары узганда метеорологлар көчле җил һәм яңгыр, атна азагында кар буласын хәбәр итә.

Җомга һәм шимбә көннәрендә, 6 һәм 7 ноябрьдә, һава температурасы төнлә нульдән 4 градуска кадәр, көндез +3тән +8 градуска кадәр булачак. Якшәмбе, 8 ноябрьдә, төнлә нульдән 5 градуска кадәр, көндез +4тән -1 градуска кадәр салкын көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100