news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстан территориясендә томан төшүе турында кисәтә

Күз күреме 500 метр тәшкил итәчәк.

Синоптиклар Татарстан территориясендә томан төшүе турында кисәтә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк дип фаразлана. Күз күреме 500 метр тәшкил итәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүчән, уртача тизлектә исәчәк.

Төнлә һава температурасы +1…-4 градус булуы көтелә, ә көндез +3…+8 градуска кадәр күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100