news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленино-Кокушкинода Үшнә елгасына аккошлар ияләшкән

Кошлар елгага өченче ел рәттән очып килә.

Ленино-Кокушкинода Үшнә елгасына аккошлар ияләшкән
«Алга» газетасы

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында ел саен аккошлар очып килә. Бу юлы аларны Үшнә елгасында йөзгән вакытларын фотога төшергәннәр. Бу хакта «Алга» газетасы яза.

Тәслимә Сәйфуллина аккошларның елгага өченче ел рәттән килүен әйтте.

«Без аларны бик яраттык, карап туя алмыйбыз. Кошлар ярга якынайгач, балалар һәм олылар аларга икмәк ашата», — диде ул.

Шулай ук Тәслимә апа Үшнә елгасында кыргый үрдәкләр барлыгын да әйтте.

Хәзер елгада аккошлар күренми, мөгаен, салкыннар башланыр алдыннан очып киткәннәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100