news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда болытлы һәм җилле һава торышы көтелә

Төнлә температура 2-7 градус тирәсендә булачак.

Татарстанда болытлы һәм җилле һава торышы көтелә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан Республикасында болытлы һәм җилле һава торышы көтелә, кырау төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Алмашынучан болытлы һава торышы була. Явым-төшемсез», - диелә хәбәрдә.

Төньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә.

Төнлә температура 2-7 градус тирәсендә булачак, урыны белән 0 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез термометр баганалары 15-20 градус тирәсенә кадәр күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100