news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кабан күле яр буенда бүлмә гөлләрен алмашырга мөмкин булачак

Казанда үсемлекләр белән алмашу өчен эко-сквол чарасы оештыралар.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Кабан күле яр буенда эко-своп була. Шәһәр халкы үз бүлмә үсемлекләрен алып килә һәм аларны башкалар белән алыштыра алачак. Бу турыда Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биредә үк мәйданчыкта экология темасына лекцияләр һәм мастер-класслар, икенчел чимал җыю була, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot