news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 37 градус эсседән соң бераз салкынайтачак

Җомга, 6 августта һәм шимбә, 7 августта, республикада 21-26 градус җылы булачак.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). 37 градуска кадәр экстремаль эсселек Татарстанда бер тәүлек (3 август) дәвам итәчәк, 4 августтан яңгыр һәм яшенле яңгырлардан соң температура акрынлап кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

3 августта көндез һәм кич белән һава +32 ... +37 градуска кадәр эссе булачак. Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Шулай ук боз явуы ихтимал.

Чәршәмбе, 4 августта, яңгыр, яшен һәм секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил булачак. Һава температурасы, Көнчыгыш районнардан тыш, 30 градустан артып китмәячәк.

Пәнҗешәмбе, 5 августта, 24-29 градус җылы булачак.

Җомга, 6 августта һәм шимбә, 7 августта, республикада 21-26 градус җылы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100