news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атна башында Татарстанда яшенле яңгыр көтелә

Татарстанда ялларда, 5 һәм 6 июньдә, явым-төшем булмый.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары якындагы биш көнгә һава торышын фаразлады. Дүшәмбе һәм сишәмбе республикада яшенле яңгыр яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итте.

Җомга, 4 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Метеорологлар явым-төшем фаразламый, әмма көчле җил булачак. Төнлә җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр, ә көндез 17-22 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Көндез һава температурасы +18…+23 градус булачак.

Татарстанда ялларда, 5 һәм 6 июньдә яңгыр көтелми. Республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында явым-төшем ихтималы бар. Төнлә һава температурасы 7-13 градус булса, көндез 20-26 җылы булуы көтелә.

Киләсе атна көнбатыш циклон йогынтысында башланачак. 7 июньдә кыска вакытлы яңгыр көтелә, яшен булуы ихтимал. 8 июньдә дә бераз яңгыр яварга мөмкин. Дүшәмбе көндез һава температурасы +22…+27 градус, сишәмбе +20…+25 градус, дип фаразлый синоптиклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100