news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Осиноводагы заводны июльдә төзи башларга планлаштыралар

Төзелеш мәйданында әзерлек эшләре башланды.

Осиноводагы заводны июльдә төзи башларга планлаштыралар
Рамил Гали

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Калдыкларны термик зарарсызландыру предприятиесен төзүнең төп этабын июль аенда башлау планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «АГК-2» генераль директоры Рамил Нигъмәтуллин сөйләде.

«Төп этап июльдә башланыр дип уйлыйм», — диде Рамил Нигъмәтуллин.

Хәзер мәйданчыкта әзерлек эшләре бара. Экспертлар булачак предприятиегә бәя биргәннән соң, аның экология өчен куркынычсызлыгын раслаганнан соң эшкә керешкәннәр. Завод төзелешенең подрядчысы-«Татнефтепроводстрой», ә инвесторы — «РТ-Инвест»

«РТ-Инвест» калдыкларны термик зарарсызландыру буенча биш завод төзиячәк — Мәскәү өлкәсендә дүрт завод (елына 700 мең тоннага кадәр егәрлек) һәм Татарстанда бер завод (550 мең тонна). «РТ-Инвест» компаниясе — «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм «Царицын капитал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең уртак предприятиесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100