news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә экологлар төзелеш калдыклары ташлау факты ачыкланган

Көньяк-көнчыгыш идарәсе белгечләре канун бозу очрагын квадрокоптер ярдәмендә теркәгәннәр.

Әлмәттә экологлар төзелеш калдыклары ташлау факты ачыкланган
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 3 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә экологлар төзелеш калдыклары ташлау фактын ачыклады. Бу хакта ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар Тукай проспектындагы котельныйны сүткәннән соң калган чүп-чарны ничек чыгарылганын күргәннәр. Төзелеш калдыкларын, кирпеч ватыкларын туфрак белән бутап, Төхвәтуллин урамына җир участогына алып барганнар, диелә хәбәрдә.

Барлыгы 125 кв. м җир пычратылган. Калдыклар 4 куркыныч классына карый, диләр экологлар. Гаепле затларга карата беркетмәләр төзелгән. Аларга бер меңнән 250 мең сумга кадәр штраф яный. Моннан тыш, экологлар закон бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100