news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экологлар Казан бистәсендә өч катлы йорт биеклегендә чүп өеме тапкан

Аналитик контроль инспекциясе белгечләре Казанның Совет районындагы чүплекнең куркынычлылык классын 10 көн эчендә билгеләячәк.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Экологлар Казанның Совет районында төзелеш һәм ремонт калдыклары ыргытылган зур чүплек тапкан. Җир хуҗасы җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Татарстанның Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәбәр Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә килде. Территорияне тикшерү өчен экологлар прокуратура һәм Совет районы хакимияте, шулай ук ТР буенча Росреестр вәкилләре белән бергә урынга чыкты. Рөхсәтсез ташланган чүп-чарның гомуми мәйданы 636 квадрат метр тәшкил итте, күләме — 5 725 кубометр, биеклеге тугыз метр», — диелгән республика ведомствосы хәбәрендә.

Махсуслашкан аналитик үзәк контроль инспекциясе хезмәткәрләре пычраткыч матдәләрнең куркынычлылык классын билгеләү өчен калдыклардан үрнәкләр алган. Анализ нәтиҗәләре 10 көн эчендә билгеле булачак.

«Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү» маддәсе буенча җир кишәрлеге хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган. Әлеге хокук бозу юридик затларга 100 меңнән 250 мең сумга кадәр штраф яки яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору күздә тотыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot