«Җәдид-фест»: Татарда кайнар чәй эчү гадәте холера аркасында килеп чыккан

Jadidfestта лектор кайнар чәй эчү гадәтен суларның сыйфаты начараюга бәйле булуын әйтте.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген милли китапханәдә узган Jadidfest фестивалендә 1917 елга хәтле кешеләрнең суга мөнәсәбәте искә алынды. Ни өчен татарда кайнар чәй эчү популярлашуын ул су белән агулану очраклары аркасында дип аңлатты.

Тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова «Су һәм инкыйлабка кадәр яшәеш» темасына лекция үткәрде. Лектор суга бәйле фаҗигаләр турында сөйләде, мисалларга бәетләрдән өзекләр китерде. Батып үлү - бәетләрдә иң еш очрый торган темаларның берсе.

«Бу яшәешнең үзенчәлеген чагылдыра. Ул заманда хатын-кызлар су коенып йөрмәгәннәр, йөзә белмәгәннәр. Суны хуҗалык ихтыяҗлары өчен генә кулланганнар», — дип аңлатты Лилия Габдрафикова элек хатын-кызлар арасында батучылар күбрәк очравын.

Су белән бәйле икенче төр фаҗига — су басу. Мәсәлән, Арча районындагы Оры елгасы ташый. «Бу 1817 елның беренче июнь көнендә булган тарихи вакыйга. Арча районының Түбән Оры авылында, татар чыганаклары буенча, 82 кеше батып үлгән, рус чыганаклары буенча — 15», — диде лектор. Бу гади авыл булмаган, анда бик күп мануфактуралар эшләгән. Су баскач, елга мануфактура чүпләре белән пычрана һәм су эчәрлек булмый. Халык моны җәза кебек кабул итә.

Тарихчы әлеге елга халәтен шул елларда Казандагы сулыклар халәтенә охшаш булуын әйтте. Унтугызынчы гасырда Казанның елга, күлләренең суының сыйфаты начарайган. Кешеләргә авыллардан су китертә башлаганнар. Бер кешегә 3,5 чиләк тиешле булган. 

«Черек күл — юкка гына килеп чыккан топоним түгел бит бу. Халык үзенең чүп-чарын шунда ташлаган. Черек күл — сасып торган урын була. Ул табигатькә ерткычларча караш булуын исбатлый торган топоним», — диде Лилия Габдрафикова.

Кайнар чәй эчү дә шул вакытта популярлаша. «Кеше салкын су эчсә, холера һәм башка чирләр эләктерү мөмкин булган», — диде ул.

Лекция ахырында 1917 елдан соң экологик культураны үстерергә омтылыш булуы әйтелде.