news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 16 градуска кадәр җылытачак

Төнлә температура -3 градуска кадәр төшәр дип көтелә.

Татарстанда 16 градуска кадәр җылытачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 апрельдә, Татарстанда һава температурасы 16 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә явым-төшем юк диярлек, көндез урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.

Төнлә һава температурасы -3 градустан +2 градуска кадәр булачак. Көндез һава температурасы 11-16 градуска кадәр җылы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100