420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). Россия кошларны саклау берлеге иң яхшы сыерчык оясы буенча VIII интернет-конкурста катнашырга чакыра. Эшләрне 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
2020 елның май ае башында жюри ике номинациядә берәр эш сайлап алачак:
Җиңүчеләр Россия кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар алачак. Бәйгедә катнашучыларның барысы да конкурста катнашу буенча электрон таныклыклар ала алачак.
Фотода автор эше булырга тиеш.
Кошларның төрле төрләре өчен ояны ничек ясарга кирәклеге турында мәгълүмат белән Россия кошларны саклау берлеге сайтында «Кошлар өчен оя» бүлегендә танышырга мөмкин. Бәйге турында тулырак мәгълүмат http://birds-konkurs.ru сайтында урнаштырылган.