news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Планетаның сәламәтлеге? Минем кулда!» конкурсына эшләр кабул ителә

Халыкара балалар иҗаты конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелә.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). «Планетаның сәламәтлеге? Минем кулда!» Халыкара балалар иҗаты конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Конкурс РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ ФҖ Федерация Советы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һ.б. ярдәмендә үткәрелә. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурсның максаты — яшь буында экологик фикерләү дәрәҗәсен үстерү, табигатькә сакчыл караш булдыру һәм экологик белемнәрне арттыру.

Эшләрне бәяләү «Сынлы сәнгать», «Компьютер графикасы», «Сынчылык», «Хенд-мейд», «Видео» һәм «Әдәби әсәр» номинацияләрендә узачак. Конкурста 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Эшләр 2020 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә.

«Планетаның сәламәтлеге? Минем кулда!» Халыкара балалар иҗаты конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелә һәм экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган 17 меңнән артык иҗади эштән тора. Россия конкурсантларыннан тыш, Белоруссиядән, Мисыр, Казахстан, Канада, Кытай, Үзбәкстан, Украина һәм Финляндиядән дә яшь экологлар актив катнаша.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://planetcontest.ru.​

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100