news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 март көнне Татарстанда 20 градуска кадәр салкын булачак

Синоптиклар киләсе атна башына фаразларын әйтте.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә бераз явым-төшем һәм уртача җил көтелә. Шимбә көнне һава торышы сизелерлек бозыла: буран, көчле җил һәм кар көртләре көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

5 нче мартта кар, җепшек кар һәм буран көтелә. Җил тизлеге секундына 15-20 метр булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары 3-5 градус салкын күрсәтер, көндез -4тән +1гә кадәр булыр дип фаразлана. Урыны белән кар көртләре, көчле бозлавык булачак.

Якшәмбе көнне төнлә һәм иртән кар, буран һәм көчле җил сакланачак. Көндез, циклон китү белән, һава торышы акрынлап яхшырачак — явым-төшемнәр туктый. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, температура төнлә һәм иртән 7-12 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән -15 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометр баганалары уңай күрсәткечләргә кадәр күтәрелмәс, минус билгесе белән 5-10 градус тирәсендә туктарга мөмкин.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең фаразлары буенча, киләсе атна башында — 7 һәм 8 мартта, республикада салкын һава торышы сакланачак. Төнлә -13тән -20 градуска кадәр, көндез -4тән -10 градуска кадәр салкыннар көтелә. Урыны белән бераз кар явачак», — диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100