news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада март аенда күк күкрәгән һәм яшен яшьнәгән

Кар яуганда яшен яшьнәү — сирәк очрый торган метеорологик күренеш. 

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бүген, 3 мартта, Уфада кар яуган вакытта күк күкрәгәне һәм яшен яшьнәгәне ишетелгән.

«Бу Уфа вакыты белән 20.30 сәгатьтә булды. Башта күп итеп кар яуды, аннары көчле җил башланды. Соңыннан яшен яшьнәде һәм күк күкрәде. Җәйге яшен кебек үк якты түгел иде», дип сөйләгән «Башинформ»га шаһитлар.

Интернет мәгълүматлары буенча, кар яуганда яшен яшьнәү — сирәк очрый торган метеорологик күренеш. Бу яңгыр урынына коеп кар яуганда була торган яшен.

Синоптиклар бу аномалия турында аңлатканча, җылы һәм дымлы һава торышы торганнан соң температура кинәт төшә һәм җәйдә генә була торган кебек болытлар барлыкка килә.

Халык сынамышлары буенча, март башында яшен яшьнәү — салкын яз билгесе. Икенче сынамышта иртә яшьнәгән яшенне җәй җылы килүгә юрыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100