news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләргә буранда иминлек чараларын искә төшерделәр

Машина йөртүчеләргә ерак юлларга һәм торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итәләр.

Татарстанда яшәүчеләргә буранда иминлек чараларын искә төшерделәр

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләргә буранда иминлек чараларын искә төшерделәр. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 4 мартта республика буенча көчле буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланырга, шулай ук көчле җил чыгарга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы начарланганда иминлек чараларын искәртте. Өйдән чыкканда уңайлы һәм асты таймый торган аяк киеме кияргә кирәк. Актив ял итүчеләргә төзек һәм зарядка җыйган элемтә һәм навигация чарасы алырга кирәк. Күз күреме начар булганда үзең генә балык тотарга барырга ярамый.

Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басмас өчен дистанция сакларга кирәк. Мөмкин булганча, ерак сәфәрләргә һәм торак пунтклардан еракка бармаска кирәк. Шулай ук узышу кебек куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк.

Көчле җил вакытында да өйдә калырга, тәрәзәләрне һәм ишекләрне яхшылап ябарга киңәш ителә. Әгәр урамда калсагыз, көчле җил вакытынад зыян китерергә мөмкин булган объектлар янында тормагыз. Машинаны зур агачлар янында калдырмагыз.

Бәлага тарыган очракта ашыгыч хезмәтләрнең 112 һәм 101 номерларына шалтыратырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100