news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 4 мартта буран һәм көчле җил көтелә

Буран сәбәпле, күз күреме начараерга мөмкин.

Татарстанда 4 мартта буран һәм көчле җил көтелә

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 мартта, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә.

Иртән һәм көндез буран сәбәпле, күз күреме 500-1000 метрга һәм аннан да азракка начараюы ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы -9…-4 градус, көндез -6…-1 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук Татарстанда яшәүчеләрне юлларда бозлавык хасил булырга мөмкинлеге турында кисәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100