news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры: Казанда кар катламы 12-14 апрельдә эри башлаячак

Татарстан башкаласында хәзер урыны белән кар катламы биеклеге 62 сантиметр тәшкил итә.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан башкаласында кар, гадәттә, апрельнең беренче декадасы ахырында эри. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев шул хакта сөйләде. 

«Тотрыклы кар катламы шәһәрдә 12-14 апрельдә эри башлый. Быел карның кайчан эрүе язның нинди булуына бәйле. Яз иртә, озакка сузылган, тиз булуы ихтимал. Кар эрергә, ә аннары май аенда яварга мөмкин», - дип аңлатты метеоролог.

Хәзер КФУ метеостанциясендә кар катламы биеклеге 62 сантиметрга җитә, бу климат нормасыннан бераз югарырак. Кар катламы ике тапкыр җепшек көннәр булу хисабына тыгызланды. Аның артуына 5 (15 мм кар), 13 (10 мм) һәм 27 (11,6 мм) февральдә, көньяк циклоннар сәбәпле, шәһәргә  әлеге көннәрдә соңгы өч тапкыр кар явуы җитди ярдәм итте. Шул ук вакытта узган ел кар11 мартта ук эреде, бу 145 ел метеокүзәтүе вакытында абсолют рекорд булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100