Зәй урманчысы «Ручеек» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрде

Балалар урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләр белән танышты.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). ТР «Зәй урманчылыгы» дәүләт казна оешмасының Кушник кишәрлеге урманчысы Александр Бычков Түбән Кама муниципаль районының Иске Чишмә «Ручеек» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрде. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Дәрес барышында Александр Бычков балаларны урманнарның мөһим экологик, икътисади һәм социаль функцияләре, урман хуҗалыгының төп терминнары һәм төшенчәләре, шулай ук урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләр белән таныштырды.

Моннан тыш, «Урманда үзеңне ничек тотарга» дигән уен-викторина да үткәрелде. Аның ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар урман турында алган белемнәрен ныгытты, урман янгыннарының төп сәбәпләре һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белде.