news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар февральдә кояшлы көннәр саны нормадан азрак булыр дип фаразлый

Кагыйдә буларак, февраль аена күп санлы циклоннар туры килә, шуңа күрә бу бик кояшлы ай түгел. Әмма гыйнвар ае белән чагыштырганда яктырак булачак.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә февраль ае, гыйнвар белән чагыштырганда, кояшлырак булачак.

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд фикеренчә, кояшлы көннәрнең саны нормадан барыбер түбәнрәк булыр. Бу хакта РИА Новости яза.

«Норма турында әйтсәк, февраль ае бик якты булыр дип фаразланмый», — ди белгеч.

Аның әйтүенчә, кагыйдә буларак, февраль аена күп санлы циклоннар туры килә, шуңа күрә бу бик кояшлы ай түгел. Әмма гыйнвар ае белән чагыштырганда яктырак булачак. ди белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot