news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан төшү сәбәпле, күз күреме начарлану турында кисәттеләр

4 февральдә, төнлә һәм көндез республикада көчле бозлавык фаразлана.

Татарстанда томан төшү сәбәпле, күз күреме начарлану турында кисәттеләр

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә томан һәм бозлавык булырга мөмкин.

«4 февральдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшүе көтелә. Ул вакытта күз күреме 500 метрга һәм аннан да кимрәккә начарланырга мөмкин», диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә.

Моннан тыш, төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык булырга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100