news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда +1 градуска кадәр җылы булуы көтелә

4 февральдә кайбер районнарда буран булырга мөмкин.

Татарстанда +1 градуска кадәр җылы булуы көтелә

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 4 февральдә Татарстан территориясендә җепшек кар, вак яңгыр явуы һәм һава температурасы 1 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

«Болытлы һава торышы көтелә. Төнлә бераз кар яварга мөмкин. Көндез җепшек кар һәм вак яңгыр фаразлана», диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә.

Урыны белән буран, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр тизлек белән исүе ихтимал.

Төнлә һава температурасы -9…-14 градус фаразлана. Иртән һава температурасы -4…-9 градус, көндез -4…+1 градус булачак.

Элегрәк Татарстанда томан аркасында күз күреме начарлану һәм бозлавык булачагы турында кисәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100