news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары янә бозлавык һәм томан турында кисәтә

Республика территориясендә дымлы һәм чагыштырмача җылы һава торышы сакланачак.

Татарстан синоптиклары янә бозлавык һәм томан турында кисәтә
«Татар-информ» архивы

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 гыйнварда, Татарстан территориясендә янә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика территориясендә, Казанны да кертеп, юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә метеорологлар.

Моннан тыш, синоптикларның мәгълүматлары буенча, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан төшәчәк.

Шул ук вакытта, республикада дымлы һәм чагыштырмача җылы һава торышы сакланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100