Татарстанда салкын һава торышы саклана

Көндез һава температурасы -9 градус булачак.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 декабрьдә, Татарстанда уртача салкын һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада аязучан-болытлы һава булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяктан исәчәк дип фаразлана.

Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Төбәктә урыны белән томан төшәчәк.

Төнлә һава температурасы -11…-16 градус, ә аязганда -18…-23 градус булачак. Көндез терекөмеш баганасы -9…-14 градус күрсәтәчәк.