Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда атна азагына -29 градуска кадар суытачак
Республикага Себер антициклоны килә.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе ялларда Татарстанда -29 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
4 декабрьдә явым-төшем ихтималы аз. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк, юлларда бозлавык хасил була. Төнлә һава температурасы -17..-22 градус, аязганда -23..-28 градус булыр дип көтелә. Көндез -11..-16 градус була.
5 декабрьдә коры һава торышы саклана, көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Төнлә температура -18..-23 градус салкын, аязганда -24..-29 градус була. Көндез һава температурасы -11..-16 градус булыр дип көтелә.
Якын көннәрдә республикада һава торышы Себер антициклоны йогынтысында булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз