news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар быелгы кыш былтыргыдан салкынрак булыр дип фаразлый

Былтыр кыш һава торышы режимын Атлантикада оешкан һава массалары билгеләде.

Синоптиклар быелгы кыш былтыргыдан салкынрак булыр дип фаразлый
Рамил Гали

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Киләсе кыш 2019 ел кышына караганда салкынрак булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Җылылык зональ күчеш, ягъни артык җылы һава массаларының көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан күчеше белән бәйле иде… Быел мондый хәл булыр дип фаразламыйбыз. Дулкынсыман процесслар күбрәк булачак», — диде Вильфанд.

Узган кышкы сезонда һава торышы режимын Атлантикада оешкан һава массалары билгели иде. Алар илнең Европа өлешенә генә түгел, Урал аръягына да үтеп керде.

Гидрометеорология үзәге быел кышын температура күрсәткече нормадан югарырак булачак дип фаразлый. Әмма тайпылышлар үткән ел белән чагыштырганда азрак булачак.

Моңа кадәр КФУ профессоры Татарстанда кышның нинди булачагын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot