news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казанда кар соңга калып явачак

Ноябрьнең 20ләренә кадәр шәһәрдә уртача тәүлек температурасының нуль градусы аша күчүе көтелми.

Быел Казанда кар соңга калып явачак
Владимир Васильев

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Көзге аномаль җылылык булу сәбәпле, быел Казанда кар соңга калып явачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова хәбәр итте.

«Беренчел фаразлар буенча, ноябрьнең 20ләренә кадәр Казанда уртача тәүлек температурасының нуль градусы аша күчүе көтелми. Күпьеллык уртача мәгълүматларга караганда, мондый күчеш гадәттә 31 октябрьдә була. Бу — әле кар ятмаган чор алды сезоны. Беренчел фаразлар буенча, кар ноябрь ахырында гына ятачак. Әмма мондый озак сроклы фаразлар 60-70% ихтималы белән тормышка аша», — диде ул.

Метеоролог сүзләренчә, Казанда көзнең өченче ае аномаль җылы булачак. Татарстан башкаласында бу чаклы җылы ноябрьләр 2008 һәм 2013 елда булганнар. Күпьеллык уртача күрсәткечләргә караганда, гадәттә бу шәһәрдә кар 17 ноябрьдә ята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100