news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вильфанд Идел буе федераль округына кискен салкынлык киләчәген әйтте

Көнбатыш Себер төбәкләрендә көндез һава температурасы 10 градус кына булачак.

Вильфанд Идел буе федераль округына кискен салкынлык киләчәген әйтте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). 3 сентябрьдән Идел буе федераль округына кискен суыту яки «салкын миграция» киләчәк. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Идел буе федераль округы артыннан Көнбатыш Себердә, ә аннары Красноярск краенда да салкынайта.

Кайбер төбәкләрдә термометр баганалары бары тик 10 градуска кадәр генә күтәреләчәк -  көз башы өчен аномаль билге, дип сөйләде белгеч.

«Идел буе федераль округында хәзер уңайлы, әмма пәнҗешәмбе үк анда температура 15 градуска калачак», — дип өстәде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot