news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан төшәчәк

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада яшәүчеләрне һава шартлары начарлануы турында кисәтә.

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда томан төшәчәк. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада яшәүчеләрне һава шартлары начарлануы турында хәбәр итә.

2 апрельдә Казанда һәм республика территориясендә төнлә һәм көндез томан төшүе, күз күреме 500 метр яки аннан да азрак булуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot