news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда +37 градус эссе булачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.

Иртәгә Татарстанда +37 градус эссе булачак
Владимир Васильев

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә: көндез һава температурасы +37 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.

«3 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән +37 градуска кадәр эссе булачак», — дип хәбәр итә синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot