news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда һава температурасы +34 градуска кадәр күтәреләчәк

Сизелерлек явым-төшем көтелми.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда коры һәм эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Көндез һава +29, +34 градуска кадәр җылыначак (Казанда — +30 градуска кадәр).


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100