news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы булачак

Һава температурасы 22 градустан югары күтәрелмәячәк.

Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы булачак
Владимир Васильев

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 июньдә, Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә явым-төшем көтелми диярлек. Көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы 6-11 градус җылы булачак. Көндез 17-22 градуска кадәр җылытачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100