news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «ЭКОяз-2020» җиңүчеләре билгеле булды

Акция онлайн форматта үткәрелгәнгә күрә катнашучылар саны артып киткән.

Татарстанда «ЭКОяз-2020» җиңүчеләре билгеле булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «ЭКОяз 2020» акциясе кысаларында Татарстанда социаль челтәрләрдә 26 онлайн-конкурс, акция һәм туры эфирлар узган. Әлеге чараларда 14 меңнән артык кеше катнашкан. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.

«Конкурсны онлайн-форматта уздыру катнашучыларның географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирде. Министрлык тарафыннан оештырылган рәсемнәр конкурсында Чувашия, Марий Эл, Кырым, Мурманск өлкәсе, Владикавказ һәм Санкт-Петербург, шулай ук Казахстан һәм Беларусь Республикасыннан балалар катнашты. Барлыгы 1,2 мең эш җибәрелгән иде», — дип аңлатты ул.

«Эковесна 2020» республика акциясе йомгаклары буенча «Иң яхшы гаилә» номинациясендә Алексеевск районыннан Кузьмичевлар гаиләсе җиңде. «Иң яхшы предприятие» дип Түбән Кама ТЭЦ танылды, «Иң яхшы балалар бакчасы» — Апас районы Табар-Черкене балалар бакчасы, «Иң яхшы мәктәп» — Биектауның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100