news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 вакытында законсыз чүплекләр өчен штрафлар дүрт тапкырга кимегән

Үткән ел белән чагыштырганда, санитар-экологик икеайлык барышында ачыкланган хокук бозулар саны ике тапкырга азайган.

Татарстанда Covid-19 вакытында законсыз чүплекләр өчен штрафлар дүрт тапкырга кимегән
Татар-информ архивы

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда санитар-экологик икеайлык барышында законсыз чүплекләр өчен штрафлар узган ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга кимегән. Бу хакта бүген Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт Йортында узган брифингта белдерде.

«5,3 млн сумнан артык штраф санкцияләре салынган. Узган ел штрафлар суммасы 23 млн сум тәшкил иткән. Гомумән алганда, санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча Татарстанда 3 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган — бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк. Аерым алганда, экологлар 963 санкцияләнмәгән чүплек тапкан, 96 проценты бетерелгән», — диде ул.

Министр Россия Хөкүмәте карары нигезендә барлык планлы тикшерүләрнең гамәлдән чыгарылуын искәртте. «Күзәтчелек чаралары халыкның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы фактлар һәм гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә тормышка ашырылды», — дип аңлатты Шадриков.

Аның сүзләренчә, төбәкара гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 5,5 мең куб. метрдан артык каты көнкүреш калдыклары җыеп алынган. «Көн саен чүп-чар җыюда 500дән артык кеше һәм 160 данә махсус техника катнашты. Федераль әһәмияттәге автомобиль юлларының бүленгән полосасыннан 2,6 мең куб метрдан артык каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды. Көн саен 140тан артык кеше һәм 44 берәмлек махсус техника җәлеп ителде», — диде Александр Шадриков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100