news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда чүплекләрне бетергән иң яхшы районнар билгеле булды

Республика территориясендә ачыкланган чүплекләр «Экологик карта» геомәгълүмат системасына кертелә.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда узган санитар-экологик икеайлык барышында республиканың күпчелек районнарының башкарма комитетлары ачыкланган хокук бозуларга оператив рәвештә җавап биргән һәм чүплекләрне вакытында юк иткән. Бу хакта бүген Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Ике айлык дәвамында чүплекләрне бетерүнең 100 процент күрсәткечләре булган муниципалитетларны билгеләп үтәсем килә. Болар — Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау районнары, шулай ук Казан районнары да бар», — диде ул.

Министр шулай ук Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш һәм башка районнар администрацияләрен мактады.

Шадриков калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру белән бәйле барлык ачыкланган хокук бозулар «Экологик карта» — www.ecokarta.tatar.ru геомәгълүмат системасына (ГИС) кертелүен искәртте. Бөтен мәгълүмат онлайн-режимда бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100