news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан районнары чүплекләрне бетерүгә 25 миллион сум акча сарыф иткән

Республикада ачыкланган чүплекләрнең күбесе төзелеш калдыкларын тиешле булмаган урыннарда туплау нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Татарстан районнары чүплекләрне бетерүгә 25 миллион сум акча сарыф иткән
Владимир Васильев

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның муниципаль җирләрендә рөхсәт ителмәгән чүплекләр ачыкланган. Аларны бетерү өчен район башкарма комитетлары ел саен 25 миллион сумга якын акча тоткан. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков белдерде.

«Санкцияләнмәгән чүплекләрнең шактый өлеше төзелеш калдыкларын ташлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Район прокурорларына 20 материал җибәрелде. Әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү факты буенча алты җинаять эше кузгатылды», — диде ул.

Мәсәлән, Питрәчтә экологик инспекторлар «Татнефтепродукт» АЗС янында туфрак белән күмелгән чүп-чарны тапкан. Җир сибеп капланган агач калдыклары һәм агач тамырларын аеру җиңел булган. Белгечләр шул урында агулануны билгеләү өчен, туфрактан проба алганнар. Питрәч авыл җирлеге башкарма комитетына карата РФ КоАП 8.2 маддәсенең 1 өлеше буенча административ материал төзелгән. Авыл администрациясен чүплекне 30 көн эчендә бетерергә мәҗбүр иткәннәр, дип әйтелде брифингта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100