news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан экологлары фотокапкын ярдәмендә 70 тәртип бозу очрагын ачыклаган

Ел башыннан ук законсыз рәвештә урнашкан барлыгы 963 чүплек табылган.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел Татарстан экологлары табигать саклау турындагы канунны бозуның 70тән артык очрагын фотокапкын ярдәмендә ачыклый алган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров хәбәр итте.

«Фотокапкын кулланып, эшебезне алга таба да дәвам итәчәкбез. Район башкарма комитетларыннан ярдәм күрсәтү турында мөрәҗәгатьләр килә тора», — диде ул.

Урынбасар әйтеп узганча, Татарстанда узган санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча 3 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, бу күрсәткеч узган елга караганда ике тапкырга кимрәк. «5,3 миллион сумнан артык суммага штраф салынды. Быел экологлар 963 законсыз чүплек тапты, аларның күпчелек өлеше инде юк ителгән», — дип белдерде Шакиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100