news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан экологлары чүплекләрнең 70 процентын мәктәп укучылары ярдәмендә таба алган

Санитар-экология икеайлыгында республиканың иҗтимагый экология кабул итү бүлегенә 1507 мөрәҗәгать килгән.

Татарстан экологлары чүплекләрнең 70 процентын мәктәп укучылары ярдәмендә таба алган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 2020 елның башыннан «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша «Халык контроле» системасына чүплекләр турында 1321 хәбәр килгән. Бу — халыктан килгән мөрәҗәгатьләрдән гомуми санның 70 процентын тәшкил итә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.

«Бу елның биш аенда „Халык контроле“ системасы һәм „Мәктәп экопатруле“ кушымтасы аша 1321 хәбәр килде. Санитар-экологик икеайлык чорында 930 гариза теркәлде», — диде ул.

Министр сүзләренчә, республика халкы җәмәгать контроле эшендә актив катнаша. «Санитар-экология икеайлыгы башланганнан бирле күпсанлы элемтә каналлары буенча иҗтимагый экологик кабул итү бүлегенә экологик сораулар белән бәйле 1507 мөрәҗәгать килгән», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100