news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәтер бакчасы» акциясе барышында Татарстанда 507 мең агач утыртылган

Санитар-экология икеайлыгында республикада барлыгы 1,2 миллионнан артык үсенте утыртканнар.

«Хәтер бакчасы» акциясе барышында Татарстанда 507 мең агач утыртылган
Татар-информ архивы

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе барышында Татарстанда 507 мең агач утыртканнар. Бу хакта бүген Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт Йортында узган брифингта сөйләде.

«Акция барышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 507 мең агач утыртылды. Санитар-экология икеайлыгы вакытында республикада барлыгы 1,2 млн агач һәм куак утырттылар», — диде министр.

Александр Шадриков әйтүенчә, территорияләрне җыештыруда 156 мең кеше һәм 9 меңнән артык төрле машина катнашкан. «Полигоннарга 500 мең куб метрдан артык калдыклар чыгарылган», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100