news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрне аномаль яңгырлар көтә

Синоптиклар Мәскәү урамнарының һәр квадрат метрына «ике чиләк су» төшәчәк, дип фаразлый.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»).Үзәк Россия халкын яшенле аномаль яңгырлар көтә, дип белдерде РБК белән әңгәмәдә «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Көнбатыштан сәгатенә 40 километр тизлек белән куәтле төньяк атлантик циклон дүшәмбе төнендә үзәк Россиягә шактый көчле яңгырлар алып килә», — дип кисәтә синоптик. 

Аның сүзләренчә, һава торышы Брянск, Калуга, Тула һәм Мәскәү өлкәләрендә бозылачак — анда яшенле яңгырлар булу ихтималы 70-80 процент.

Мәскәүдә явым-төшем 3 майда төнлә булачак. Тишковец РИА Новости белән әңгәмә вакытында билгеләп үткәнчә, башкалада яңгырлар төнлә һәм иртән коячак. Аның сүзләренә караганда, Мәскәү урамнарының һәр квадрат метрына «ике чиләк су» төшәчәк.

Фараз буенча, атмосфера басымы 735 миллиметр терекөмеш баганасына кадәр төшәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100