news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда быел апрель ае нормадан җылырак булачак дип фаразлары

Май аенда явым-төшемнәр нормадан әзрәк булачак, дип фаразлый Россиянең Гидрометеорология үзәге белгечләре.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Россиянең Гидрометеорология үзәге белгечләре һәр елдагыча язгы-җәйге айларга, вегетация чорына һава торышын һәм явым-төшемнәрне фаразлады. Мондый мәгълүмат авыл хуҗалыгы тармагы, коммуналь һәм башка хезмәтләр эшендә дә кирәк.

Күпьеллык күзәтүләргә нигезләнеп, апрель аенда Татарстан территориясендә һава торышы нормадан югарырак, ягъни җылырак булыр дип фаразлана. Гадәттә, апрельдә уртача температура якынча +4,4 градус тәшкил итә. Быел бу айда яуган яңгырлар нормага тәңгәл килер дип фаразлана (күпьеллык уртача күрсәткеч — 32 миллиметр).

Май аенда һава температурасы — нормада (уртача күрсәткеч +13 градус), ә яңгырлар тиешле нормадан азрак булачак (уртача күрсәткеч 36 миллиметр), ди синоптиклар.

Быел җәй айларында һава торышында аномалияләр көтелми. Уртача күрсәткечләр буенча июньдә уртача температура +16,9 (явым төшемнәр күләме — 62 миллиметр), июльдә +19,1 (64 миллиметр), августта +16,8 градус (55 миллиметр) була иде.

Сентябрь гадәттәгедән җылырак булыр дип көтелә (гадәттә, уртача күрсәткеч +11 градус). Көзнең беренче аенда яңгырлар күпьеллык күрсәткечләргә (52 миллиметр) якын булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot