420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 2 апрельдә, Татарстан территориясендә шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал.
Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан талгын җил булачак, ул иртән һәм көндез, Казанны да кертеп, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә метеорологлар.
Һава температурасы +2, +7 градуска кадәр җылыначак.